Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утырту үткәрелә. Мамадыш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре акциягә кушылдылар һәм шәһәрнең заошмино өлешендәге яңа күл территориясендә тирәк үсентеләре утырттылар.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе Татарстанда 4 октябрьдә старт алды һәм 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 9 октябрьдә Татарстанның барлык муниципаль районнарында агач утырту оештырылачак. Акция нәтиҗәләре буенча республикада 1,2 млн.данәдән артык үсенте утыртыр дип көтелә.