5нче октябрь – Халыкара укытучылар көне

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, мәгариф ветераннары! Сезне Халыкара укытучылар көне белән котлыйм. Безнең районда үзләренә иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын туплаган, укучылар йөрәгендә белемгә омтылу теләге уята алучы чын педагоглар эшли. Аларның югары һөнәри осталыгы, укыту-тәрбия процессын, яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештыру бәрабәренә район мәгарифе яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим. Мәгариф ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бәйрәм белән сезне! Тормыш көзләрегез якты, тыныч, матур булсын, сәламәт булыгыз.

А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International