Хәзер прививканы Татарстанның 60 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы кешесе ясата ала, өстенлек риск төркемнәренә бирелә. Аларга табиблар, мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе, күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче кешеләр, шулай ук хроник чирләре булган кешеләр, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булганнар, сулыш органнары, артык тән авырлыгы һәм шикәр чире белән авыручылар керә.
Аннары транспорт, энергетика өлкәсендә, хокук саклау органнарында, дәүләт чиге аша чыгу пунктларында эшләүче татарстанлылар, шулай ук вахтачылар, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә өстенлек бирелә. Өченче дәрәҗәдәге өстенлек — дәүләт, гражданлык, муниципаль хезмәткәрләр, көллият һәм югары уку йортларының 18 яшьтән өлкәнрәк студентлары, шулай ук хәрби хезмәткә потенциаль чакырылучыларга.
Өлкән яшьтәге кешеләргә «Спутник V» вакцинасын күптән түгел генә ясатырга рөхсәт иттеләр. Марина Патяшина сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәгеләрнең авыру йоктыру күрсәткече шактыйга арткан. Роспотребнадзор киңәшләренә карамастан, республикада яшәүчеләрнең күбесе әти-әниләренә һәм әби-бабайларына кунакка барган.