9-11нче сыйныф укучыларын район үзәк хастаханәсенә “Ачык ишекләр“ көненә чакыралар. 3нче февральдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә биредә профориентация буенча традицион очрашу уза.
Бераз үсә төшкәч, чана шууны оятка санап йөрисең. Шуасың килсә дә, бары тик караңгы төшкәч кенә тәвәкәллисеңме? Ә Мамадышта көпә-көндез бәбиләр генә түгел, олылар да рәхәтләнә! Шуңа биредә “Sunnyfest” фестивале уза да инде. Чаналары да гади генә түгел: кемнеке “болан”, кемнеке “мунча” төсле, кайберәүләр таудан “комбайн” яки “итеккә” утырып төшә. Хәзер тәфсилләбрәк сөйлим.