Төшкә кадәр яңа гаилә - Петковлар гаиләсе теркәлсә, төштән соң “Тормыш дәресләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Проектның тыңлаучылары шәһәрнең 1 нче санлы мәктәбе укучылары булды. Алар Мамадыш ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, архив фонды, районның демографик хәле, гаилә институтын популярлаштыру өлкәсендәге хезмәте белән таныштылар. Шулай ук балалар ахыргы 13 елга багышланган фотоальбомнарга күз салдылар.
Ләкин иң кызыклы һәм мөһим вакыйга булып алар өчен алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасында катнашу булдгандыр мөгаен.
50 ел бергә тормыш иткән Каландаровлар өчен бу көн икеләтә бәйрәмле булды. Халыкара өлкәннәр көнендә Закирҗан Әлим улы һәм Галия Андрей кызы алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Алар юбилярлар китабында кул куйдылар, вальс биеделәр, кызыклы викторина сорауларны уңышлы җавап бирделәр. Бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова Каландаровлар гаиләсенә районы Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәт хаты, истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Тимер туйларын да шушы Язылышу сараенда каршы алырга чакырды.
Укучылар да, юбиляр пар да мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. Бәйрәм чарасы уртак фото белән тәмамланды.