Бүген шәһәрнең өч зиратында массакүләм өмәләр узды. Экологик чарада иреклеләр, шәһәр халкы, предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган барлык кешеләр катнашты. Изге эштә катнашучылар территорияне коелган яфраклардан чистарттылар, коры агачлар кистеләр, чүп-чар җыйдылар.
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты зиратларны җыештыру һәм төзекләндерү буенча чакыруга җавап биргән барлык кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.