Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар! Сезне ихлас күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм! Бу безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Аңарда – җылылык һәм шәфкатьлелек, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу бәйрәм – бердәмлек һәм буыннар алмашуы, вакыт бәйләнеше символы. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан изге рәхмәт сүзләрен һәм сезнең бәяләп бетергесез хезмәтегез, ихтыяр көчегез, районыбызга булган эчкерсез мәхәббәтегез өчен чиксез хөрмәтебезне кабул итегез. Сезгә күңелегезнең һәрвакыт яшь, шаян һәм матур булып калуын, энергиягез һәм дәртегез күпләр көнләшерлек булуын телисем килә. Сезнең кәефне беркайчан да күңел төшенкелеге бозмасын, туганнарыгыз, якыннарыгыз һәрвакыт яныгызда булсын. Нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет сезгә!