Яңа сезонның икенче ярминкәсе өлкәннәр көненә багышланачак. Сәүдә шәһәрнең үзәк мәйданында, Совет урамында узачак. Гадәттәгечә ялгыз яшәүче пенсионерлар өчен «Игелек кәрҗине»дигән хәйрия акциясе оештырылачак.
Шәһәр халкына продукциянең киң ассортиментын барлык авыл җирлекләре хезмәтчәннәре тәкъдим итәчәк. Шулай ук сәүдә рәтләрен фермер һәм шәхси хуҗалыклар, Мамадыш районы предприятиеләре биләячәк. Ярминкәдә яшелчә, барлык төр ит, ит һәм сөт продуктлары, бал һ. б. сатып алырга мөмкин булачак.
Башлана 7.00 сәгатьтә. Ярминкәгә рәхим итегез!