Салым белдерүләрен җибәрү башланды. Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды. Салым белдерүләрен җибәрү этаплап 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр башкарыла. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.