Мамадыш районында хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче эш бирүчеләрне ачыклау буенча эш дәвам итә

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче эш бирүчеләрне ачыклау буенча эш дәвам итә.

Бүген ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды, аның барышында хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләүне тәэмин итү, салымнар һәм иминият кертемнәрен түләү мәсьәләләре каралды. Комиссия эшендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Россия Пенсия фонды Идарәсе, Мамадыш муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы вәкилләре катнашты. Комиссияне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Вадим Никитин үткәрде. Комиссия утырышында формаль булмаган мәшгульлекне кисәтү, «соры» хезмәт хакын легальләштерү, салым һәм иминият взносларының җыелуын арттыру, хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче затларны, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшләүче хезмәткәрләрне ачыклау буенча эш механизмы турында фикер алыштылар. Якын арада әлеге юнәлешләрдә һәр җирдә рейдлар оештырырга һәм хокук бозуларга юл куйган җитәкчеләрне район прокуратурасы вәкиле катнашында чираттагы комиссия утырышына чакырырга карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International