Район муниципалитетында балалар куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар

2021 елның 24 сентябре, җомга

Район муниципалитетында балалар куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар. Юл хәрәкәте иминлеге буенча киңәшмә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрземанов, Мамадыш районы прокуроры Феликс Хафизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге башлыгы Леонид Усачев катнашында узды. Көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды: Мамадыш муниципаль районы территориясендә 2021 елның 8 аенда булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясау, белем бирү оешмаларында балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча алып барыла торган эшләр, мәктәп автобусларында балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру, урам-юл челтәрен карап тоту буенча башкарылган эшләр турында. 2021 елның җәйге чорында Мамадыш районы һәм Мамадыш районы территориясендә 2021 елда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында аварияләрне кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында һ. б.

Район башлыгы Анатолий Иванов балаларның юлларда куркынычсызлыгына игътибарны юнәлтте һәм укучыларны белем бирү учреждениеләренә йөртүгә аерым игътибар бирергә кушты. Җаваплы хезмәткәрләргә профилактик чаралар программасын һәм аңа юл картасын төзергә тәкъдим ителде. Шулай ук район балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча практик дәресләр дә даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International