Тавыш бирү 17нче сентябрьдән 19нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күп көнлек сайлауларның мондый форматы коронавирус инфекциясе вакытында кешеләрнең күпләп бергә туплануын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Кем өчен тавыш бирәбез? Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сайлаулар белән бер үк вакытта тугыз РФ субъекты башлыкларын һәм 39 төбәк парламентын, шулай ук муниципаль сайлаулар узачак. Тавыш бирү өчен сайлау участоклары 17нче, 18нче һәм 19нчы сентябрьләрдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Тавыш бирү үзенчәлекләре Тавыш бирү сайлау участокларында, өйдә һәм күчмә тавыш бирү форматында (өстәмә тавыш бирү формасы) узачак. Өстәмә тавыш бирү формасы 17нче, 18нче сентябрьдә дәвам итәчәк һәм транспорт хәрәкәте кыен булган яки аларда тавыш бирү өчен махсус бүлмәләр булмаган ерак авылларда узачак. Ул районның 22 сайлау комиссиясе өчен каралган, алар ике көн дәвамында 34 торак пунктта булачак. Мондый тавыш бирү форматы узган сайлауларда да оештырылган иде, әмма бу юлы сайлаучыларга гариза язарга кирәкми, паспортларын күрсәтү дә җитә. Гадәттәгечә өйдә тавыш бирү дә каралган: әгәр сезнең сәламәтлегегез буенча чикләүләр яки башка җитди сәбәпләрегез булса, сайлау бюллетене һәм урнаны сезгә китерәчәкләр. Моның өчен 9нчы сентябрьдән башлап, 19нчы сентябрьдә 14.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча үз участогыгызга язмача яки телдән (башкалар ярдәм итсә дә ярый) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сайлаучылар саны 1000нән артык булган участок сайлау комиссияләрендә видеокүзәтү кулланылачак (аларның 8е – шәһәрдә, шулай ук “Мамадыш“ совхозы, Красная Горка һәм территориаль сайлау комиссиясендә). Калган 43 участок сайлау комиссиясендә видеотеркәү компьютер яки видеорегистратор ярдәмендә башкарылачак. Пандемияне исәпкә алып Быел сайлаулар санитар-эпидемиологик хәлнең үзенчәлекләренә һәм Роспотребнадзор таләпләренә бәйле. 17нче сентябрьдән 19нчы сентябрьгә кадәр һәр сайлау участогында биналарны җентекләп дезинфекцияләү үткәреләчәк. Керү юлында температураны контактсыз үлчиячәкләр. Кулларны дезинфекцияләү өчен антисептик чаралар урнаштырачаклар, сайлаучыларга битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, авторучкалар бирәчәкләр. Идәнгә ясалган махсус тамга кирәкле социаль дистанциядә ориентлашырга мөмкинлек бирәчәк. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар белән перчаткалар һәм махсус халатлар киеп, өстәлгә куелган саклау экраны аша аралашачак, моннан тыш, аларның йөзләрен битлекләр һәм экраннар каплаячак. Партия һәм кандидатлар 18 яше тулган РФ гражданины участокка паспортын алып килә, сайлау комиссиясенең ике әгъзасы кул куйган һәм мөһер, марка (махсус билге) булган ике бюллетень ала. Бюллетеньдәге партияләрнең исемнәре, (ә аларның саны – 14) эмблемалы рәсемнәре белән җирәбә нәтиҗәләре буенча урнаштырылган. Бер мандатлы округлар буенча кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә бирелә, алар бюллетеньдә – 9. Сайлаучы кандидат яки сәяси партия янындагы квадратка галочка яки теләсә кайсы башка билге куя. Теге яки бу исемлекләр белән районның һәр кешесе РФ Үзәк сайлау комиссиясе яки ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында алдан таныша ала. Партия һәм кандидатлар исемлеге белән плакатлар һәр сайлау участогында эленгән. Моннан тыш, сайлау алды агитациясе кысаларында республика массакүләм мәгълүмат чараларында да, “Нократ“та да аларның төп программа пунктлары турында сөйләүче модульләр урнаштырылды.