Җирлек яңа биналы булды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Пойкинода Келәүш авыл җирлегенең яңа административ бинасы ачылды. Аны ачу тантанасында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Анатолий Иванов катнашты лар. Мәгълүм булганча, әлеге объект Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары биналарын төзү программасы кысаларында сафка бастырылды. Аны төзүне “СтройСити” җәмгыяте агымдагы елның апрель аенда башлады һәм ул дүшәмбе көнне файдалануга тапшырылды. Республика программасы кысаларында районыбызда 8 авыл җирлегендә (Түбән Сон, Сон, Усали, Дүсмәт, Олыяз, Урманчы, Албай, Никифорово) административ биналарга капиталь ремонт уздырылды, Түбән Тәкәнештә яңасы төзелде. Пойкинодагысы – шундый заманча бинаның икенчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International