Атасы базарда “тимер” сата, әнисе аны көнкүрештә куллана

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Гаилә тарихы Марина һәм Егор Костиннар 1998нче елда өйләнешәләр. Бүген алар тугыз балаларын һәм уллыкка алган малайларын тәрбияләп үстерәләр. Уллыкка алган дүрт балага “тормышка путевка” бирделәр инде алар. Яшьләр Нократ Аланында танышалар, язышып торалар. Озак та үтми, Егор кызның кулын сорарга олы гына чәчәк букеты белән килә. Кызның иңнәрендә ул вакытта тугыз класс белем һәм кичке мәктәп була. Бүген инде күп балалы ана күп белгечлекләргә ия. ЭВМ операторы, автомеханик, ягулык салу станциясе операторы, чәчтараш. Аларның бөтенесенә дә “производстводан аерылмыйча” – декрет ялы вакытында өйрәнә. Ә Егор, ул вакыттагы Мамадыш СПТУын тәмамлаганнан һәм армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, шәхси эшмәкәрлеккә керешә. Базардагы аның “тимерле” сәүдә ноктасында һәрвакыт кеше күп. Марина өч балалы гаиләдә үскән, ә Егорныкында – әтисе үлгәннән соң, әнисе берүзе җиде баланы күтәргән. Үзеннән үзе аларның гаиләсе дә күп балалы булырга тиеш иде. Гаилә белән танышабыз Өлкән уллары Павел контракт буенча армиядә хезмәт итә. Даниил политехник көллияттә технологка укый. Елизавета тиздән Алабуга меАтасы базарда “тимер” сата, әнисе аны көнкүрештә куллана Хезмәт сөючәннәр, шатлар, бәхетлеләр. дицина көллиятендә укырга китә. Өйдә кечкенәләр – Николай, Анна, Дина, Иван, Александр кала. Күптән түгел генә Тимофей туган. Өлкәннәр аның турында кайгырталар. Хәтта ике песи дә сак кына басып йөриләр. Йорт хайваннарыннан ташбака белән әрлән дә бар әле. Әнинең эшләре –Марина , сезнең “эш көнегез” ничәдә башлана? –Мин ике айлык нәние булган анага урынсыз сорау биргәнемне аңлап алам һәм тынлыктан соң җавабын да ишетәм: Мин хәзер төннәрен дә торам, көннең ничәдә башланганын әйтеп булмыйм. Төнге 2дә дә, 4тә торырга, кер юып эләргә мөмкин, чөнки хәзер кайчагында көндез су булмый, шуңа төннәрен юам. Кабат – үтүклим. Көндез бөтенләй диярлек йокламыйм. Сәгатькә карамыйм. Күпме йокламыйча торамдыр, әйтә алмыйм. Кайдан көч аламмы? Ходай бирә! Ашарга ничек әзерләнә? – Бү г е н б е з г ә ул ы б ы з әзерләде. Ул – булачак белгеч, аның әйбәт килеп чыга. Ашарга әзерләүдә авырлык юк. Бездә һәрвакыт өстәлгә куярлык әйбер бар. Кемнеңдер ач утыруы мөмкин түгел. Яраткан ризыгыбыз – пылау. Кызлар үзләре пицца һәм тортлар пешерә беләләр. Анна балалар бакчасында ук конкурста катнашкан иде, Менделеевскка бардылар һәм аның пиццасы беренче урын яулады, аңа ул вакытта 6 яшь иде. Шул ук яшьтән Коля кыстыбый әзерли белә, – ди Егор. Моңа әниләре дә, әтиләре дә өйрәтә, чөнки өйдә бөтенесен бергәләп эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International