«Наркотик чараларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше турында» 08.01.1998 ел, № 3-ФЗ Федераль законның 4 статьясы нигезендә, наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорларының әйләнеше өлкәсендә, шулай ук аларның законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәте наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорларының әйләнешенә катгый контроль урнаштыруга, наркомания белән авыручылар санын әкренләп киметүгә, наркотик чараларның, психотроп матдәләрнең һәм аларның прекурсорларының законсыз әйләнешенә бәйле хокук бозулар санын киметүгә юнәлтелгән.
Үз бакчаларында үсүче кыргый үсемлекләр өчен кишәрлек хуҗалары җавап бироә. Шуңа күрә бакчагызда үсүче үсемлекләрне тикшереп, карап торыгыз. Закон тарафыннан тыелган үсемлекләр булса, “белмәдем” дип кенә котыла алмыйсыз.Бу бигрәк тә наркртик матдәле үсемлекләргә кагыла. Шундый үсемлекләрнең берсе – киндер.Әгәр дә бакчада, кишәрлектә наркотик матдәле үсемлекләр үсеп чыккан икән, җир кишәрлегенең хуҗасы тиз арада аларны юк итү чараларын күрергә тиеш.
Наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстергән өчен яки аларның прекурсорлары РФ КоАП 10.5.1 статьясында каралган. Әлеге норма буенча административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест каралган. Административ хокук бозучыларга карата РФ ҖК 231 ст. буенча 8 елга иректән мәхрүм итү җәзасыннан файдаланып җинаять җаваплылыгы чаралары да кулланылырга мөмкин. Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.