Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

26-нчы августта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова гражданнарны кабул итәчәк.

Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк. Кабул итү 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 61, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.

Татарстан районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен онлайн-кабул итү бүлмәләрендә консультация ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International