Мамадышта Шәһәр көне бәйрәме чаралары Совет урамыннан башлап «Яшьлек» скверына кадәр сузылачак

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Мамадышлылар 28 августта шәһәрнең үзәк өлешендәге һәр метрда бәйрәм кәефен тоя алачаклар. Совет урамы 18 сәгатькә кадәр үзенең үзенчәлекле сценарие белән куандырачак, ә аннан соң шәһәрлеләр акрынлап Чернобыль аллеясы аша баянчылар «капкасы» аша скверга чыга алачак. Аның юлында мамадышлыларның игътибарын, һичшиксез, политехник колледж оештырган мәйданчык җәлеп итәчәк. Мексика кухнясы, зур курчаклар һәм башка сюрпризлар сезне көтә шимбә көнне.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышына кадәр «Яшьлек» скверында сезнең игътибарыгызны җәлеп итәрлек берничә мәйданчык эшләячәк. "Осталар шәһәре" -ул мастер-класслар һәм бәйрәмне озакка истә калдырырга ярдәм итәчәк сувенирлар. "Кәләшләр парады", "Чәчәкләр патшасы" - матурлык һәм фантазия феериясе бүләк итәчәк.

Барлык бүләкләр тапшырылгач, Мамадыш халкына рәхмәт сүзләре әйтелгәч сезне  концерт номерлары сөендерәчәк. Татар телендә программаны Габделфәт Сафин башлап җибәрәчәк. Аның чыгышын Ришат Фазлыйәхмәтов, Радик Шәрипҗанов, Алмаз Шәрифуллин үз җырлары белән дәвам итәчәкләр.

21 сәгатьтә сәхнәдә легендар «Отпетые мошенники»поп-төркеме чыгыш ясаячак. Башкала артистларының чыгышы 50 минутка планлаштырылган, бу вакыт эчендә «хулиганнар» үзләренең иң яхшы хитларын башкарачак. Кушылыгыз, ә иң мөһиме-үз көнегезне һәм кичегезне 28 август көнне бик тыгыз итеп планлаштырыгыз – Мамадыш сезгә яхшы кәеф бүләк итәргә тырышачак!

Тулырак мәгълүмат: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/prazdnik-dnya-goroda-mamadsh-rastyanetsya-ot-sovetskoy-do-yashleka

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International