Өстәл теннисы, пляж волейбол, футбол турнирлары, ГТО нормаларын тапшыру, стритбол буенча турнир, актив яшьләр бүләкләү тантанасы, программа концерты һәм дискотека узды. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның авыл яшьләре белән әңгәмәсе һәркемнең исендә калды.
АРТ-очрашуда яшьләр белән алар өчен аңлаешлы телдә, актуаль заманча кораллар кулланып аралашу. Район башлыгы яшьләрне үз идеяләрен, проектларын актив рәвештә тормышка ашырырга, грант ярдәме алырга чакырды.