Шәдче авыл җирлегендә мини-футбол буенча турнир булып узды. Аны физкультурачылар көне уңаеннан уздырдылар. Уен кырын, алтын, көмеш, бронза медальләрне үзара өч команда бүлеште, алар составында җирле укучылар гына түгел, кунакка кайткан балалар да бар иде. Җирлек башлыгы Валерий Шрыков сүзләренә караганда, соңгылары аеруча энтузиазм белән уйнадылар.
- Хәзер авылда яшәү балалар өчен кызык шул. Якында гына спорт мәйданчыгы, тренерлар – укытучылары, - ди авыл җирлеге башлыгы.