«Мамадыш РҮХ» ДАССОда вакытлыча провизор госпитале эшли.

2021 елның 6 августы, җомга

Исегезгә төшерәбез, госпиталь 25 урынга исәпләнгән. Хәзерге вакытта госпитальдә «вируслы пневмония»диагнозы белән 27 кеше дәвалана. 27 пациентның «COVID-19» диагнозы 25енә куелган. Алар арасында бер авыр хәлдәге пациент бар.

Көн саен «кызыл зона» фильтры аша 40тан артык пациент уза, аларның чирегеннән артыгы хастаханә ятагына эләгә.

"Дүшәмбедән без вакытлыча провизор госпиталендә эшлибез. Көн саен "кызыл зона" фильтрында «вируслы пневмония»диагнозы белән кимендә 10 пациент ачыклана. 27 кеше хастаханәгә салынды, шунысын да әйтергә кирәк, провизор госпитале 25 ятакка исәпләнгән. Көн саен бездә яңа авырулар ачыклана, бу авырулар санының яңадан артуы турында сөйли. Шуңа күрә сакланырга һәм вакцинация ясатырга киңәш итәбез. Әгәр сез вакцина ясатсагыз , 42 көн дәвамында куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, чөнки 42 көн үткәннән соң организмда җитәрлек күләмдә антитәнчекләр эшләнә. Хәзер вакцинацияләнүчеләрнең дә авырулары турында мәгълүмат күп, тик алар иммунитет барлыкка килгәнче авырый. Бу чорда һәрберебез сак булырга тиеш: азрак элемтә, күбрәк Саклык. Хәзер авырулар саны арта бара, бары тик без, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп кенә, аны туктата алабыз", - ди Мамадыш РҮХ баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International