«Мамадыш РҮХ» ДАССОда яңа коронавирус инфекциясеннән кабат вакцинацияләү башланды.

2021 елның 3 августы, сишәмбе

«Мамадыш РҮХ» ДАССОда яңа коронавирус инфекциясеннән кабат вакцинацияләү башланды. Беренче булып аны баш табиб Дамир Хаҗиев һәм поликлиника табиблары уздылар.

РФ төбәкләрендә коронавирус инфекциясеннән кабат вакцинацияләү һәм авыруны кичергән кешеләргә вакцинация башланды, дип хәбәр итте чәршәмбе көнне Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кабат вакцинацияләү өчен коронавируска каршы антитәнчекләр булу- булмауга анализ бирергә кирәк түгел .

Covid-19га каршы вакцинация ясарга теләүчеләрне, шулай ук бу мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат алучыларга административ корпус аша актлар залына узуыгызны сорыйбыз, анда сезне эш көннәрендә 8:00 дән 16:00 гә кадәр, шимбә көнне төшкә кадәр кабул итщчщклщр, тикшерү узганнан соң Вакцинация Кабинетына җибәрәчәкләр. Шулай ук  мәгълүматны (885563)3-16-65, 22-000 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International