Мамадышта беренче сыйныфка баручыларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәчәкләр!

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру буенча бәйрәм чарасы 11 августта мәктәпләрдә узачак. Ярдәмне 140 тан артык бала алачак. Болар күп балалы гаиләләрдә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид балалар, мөмкинлекләре чикле балалар.

Шулай ук шушы акция кысаларында 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр аеруча мохтаҗ 138 укучы канцтоварлар җыелмасы алачак.

"Бу җыелмаларны укучылар үз мәктәпләрендә Белем көне алдыннан алачак", - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлегенең башлангыч тәрбия буенча методисты Миңнури Вәгыйзова.

Тулырак мәгълүмат: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/mamadyshskim-shkolnikam-okazhut-pomoshch-pri-sbore-v-shkolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International