«Кайтаваз» агитбригадасы Мамадыш игенчеләрен тагын да югарырак күрсәткечләргә рухландыра. Аграрчылар өчен беренче концерт «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖ кырында төшке аш вакытында узды. Мәдәният хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәрен урак башлану белән котладылар. Механизаторларга үз җырларын Динара Зайцева, Илгиз Исламов, Ринат Зәкиев бүләк иттеләр. Күчмә концертлар урып-җыю эшләре ахырына кадәр даими үткәреләчәк.