Россия Федерациясе территориясендә беренче Авыл хуҗалыгының микроисәбен алу 2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр узачак

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Авыл  хуҗалыгының микроисәбен  алуның төп максатларыннан берсе - авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау. Илнең авыл хуҗалыгындагы эшләрнең торышы турында дөрес һәм объектив мәгълүмат алу өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең һәр категориясенең Авыл  хуҗалыгының микроисәбен  алуда  (СХМП-2021) катнашуы аеруча мөһим.

Хәзерге вакытта исәпкә алуны  уздыру өчен 41 район комиссиясе булдырылды. Татарстан Республикасында барлыгы 594тән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, 2530 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшкуарлар, 1383 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерциячел  булмаган оешмалар, шулай ук 420,9 мең хуҗалык – авыл торак пунктлары гражданнарының шәхси, ярдәмче һәм башка шәхси хуҗалыклары исәпкә алыначак.

Исәпкә алучыны тану җиңел булачак: ул махсус яктылык кайтаргыч полосалары  һәм «Сельскохозяйственная микроперепись»  эмблемасы булган яшел төстәге махсус экипировка (накидка һәм кепка) кигән була.  Исәпкә алучының үзе белән таныклыгы  булырга тиеш.

 Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыклары хуҗалары өчен исәпкә алу кәгазендә йортта яшәүче затлар саны, җир кишәрлекләреннән файдалану    характеристикасы һәм структурасы, авыл хуҗалыгы хайваннарының баш саны турында сораулар бар. Шул ук вакытта исәпкә алучыга бернинди документ та күрсәтергә кирәкми –исәпкә алу кәгазендә андый пункт каралмаган.

 Авыл  хуҗалыгында 2021 елгы  микроисәп алуның үзенчәлеге - заманча технологияләр куллану. Сораштыруда планшет компьютерлар кулланылачак. Бу мәгълүматның сыйфатын шактый  арттырырга һәм мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Башлангыч нәтиҗәләр - 2021 елның IV кварталында, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның IV кварталында ясалачак. СХМП-2021 йомгаклары авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк, бу аның үсеш фаразын, икътисадый ярдәм чараларын эшләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International