2020 елдан вәкаләтле вәкил тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны хокукый агарту максатыннан социаль проект гамәлгә ашырыла

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра. 2021 елның 6 августында 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак. Дәресне үткәрәчәк: Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле, катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдә сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк. Чакыру өчен WhatsApp төркеменә керегез: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx

 COVD-19 каршы прививкага ничек әзерләнергә

18 гыйнвардан Русиядә COVID-19га каршы вакцинация башланды – теләге булган һәркем бушлай прививка ясата ала.

Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация башкаларыннан, әйтик, гриппка каршы эшләнгәненнән, берни белән дә аерылмый. Шунысы бар - грипптан аермалы буларак, COVID-19дан вакцина ике тапкыр - 14-21 көн интервал белән эшләнә. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: икенче прививкага кешене автоматик рәвештә язачаклар. Моны үзаллы эшләүнең кирәге дә юк.

Тагын бер аерма – әлеге вакытта 18 яшькә кадәрге балаларны, йөкле хатын-кызларны һәм имезүче әниләрне COVD-19дан вакциналаштырмыйлар. Киләчәктә тиешле тикшеренүләр үткәрелгәч, вакциналаштырыла торган гражданнар даирәсе киңәйтеләчәк.

COVID -19га каршы вакцинацияне 18 яшьтән өлкәнрәк булган, медицина күзлегеннән каршылыклар булмаган кешеләргә үткәрәләр.

Теләсә кайсы башка прививка кебек үк, COVID-19 вакцинациясе алдыннан да нинди дә булса катгый чикләүләрне үтәргә кирәк түгел. Бары алкогольле эчемлекләр эчәргә ярамый. Көндәлек режим сакларга, чамасыз авыр эшләр эшләмәскә, стресслардан читләшергә – шул гына.

Прививка ясатыр алдыннан табиб тән температурасын үлчи, авыз куышлыгын карый, пульс ешлыгын һәм артериаль кан басымын үлчи. Үз теләгең белән прививка эшләтергә риза булуың турында кәгазь тутырыла. Сораштыру барышында табиб вакцинацияләүгә каршылыклар барлыгын-юклыгын ачыклый, прививкадан соң нинди реакцияләр булырга мөмкин, шулар турында кисәтә һәм шушы хакта мәгълүмат язылган “памятка” бирә. Табиб тарафыннан үткәрелгән сораштырулар һәм караулар нигезендә кеше табибтан вакцинациягә юллама ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International