Узган шимбәдә Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале үтте

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Сакланганны Ходай саклар

Питрауны оештыручылар пандемия белән булган хәлне дә күз уңында тоттылар. Тырлау аланына керә торган урынга махсус керү урыннары булдырганнар иде. Анда бәйрәмгә килүчеләрнең тән температуралары тикшерелде, кулларына антисептик сиптерелде. Битлекләре булмаганнар мәйданга уза алмадылар. Мәртәбәле кунаклар да әлеге процедуралардан читләшә алмадылар. Чөнки пандемия чорында саклану беркемгә дә комачау итмәгәнлеген барыбыз да яхшы аңлый.

Ерак араларны якын итеп Бер еллык “тәнәфестән” соң Тырлау аланы янәдән бәйрәмне карарга килгән меңләгән кеше белән шыгрым тулды. Республика күләмендә үткәрелгән бу бәйрәмгә Татарстанның керәшеннәр яши торган һәр районы үз командасы белән килгән. Моннан тыш, ерак араларны якын итеп, Чиләбе өлкәсендә, Удмуртия һәм Башкортостан Республикаларында яшәүче карендәшләребез дә бар иде. Һәр як үз йолалары, үз җырулары, милли киемнәре белән катнашты, туган төбәгенә дан җырлап, аларны тамашачыга тапшырырга тырышты. Һәр карышта керәшен рухы чагылды Бәйрәмнең төп өлеше башланганчы мәртәбәле кунаклар ат чабышларын карадылар. Тырлау аланына керү юлында аларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Аннары кунаклар алан киңлегенә җәелгән бәйрәм белән хозурланып йөрде. Кунакларның күңеленә МаТырлауның һәр карышында бәйрәм гөрләде Узган шимбәдә Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале үтте. e Керү юлында ныклы контроль. e Кунакларны ипи-тоз, ачык йөз белән каршыладылар. мадыш балалар һәм яшүсмерләр йорты тырышлыгы белән оештырылган мастер-класслар мәйданчыклары аеруча истә калырлык булгандыр. Бирегә килгән һәркем бәйрәмгә милли төсмер өсти торган керәшен йортларын карамыйча узмый. Милли киемнәрдән булган шат елмаеп каршылаучы апалар, хуш исле үләннәр белән бизәлгән матур агач йортлар, сый-нигъмәт белән тулы өстәлләр, сокландыргыч кул эшләре белән бизәлгән йорт диварлары – болар һәммәсе үзенә җәлеп итеп тора. Әле йортлар гына түгел, хәтта мунчаны да күрергә мөмкин биредә. Аның алдында үләннәрдән ясалган миллекләр, алгы якта да төрле дару үләннәре эленгән. Рәхәт атмосфера! Үзеңне чын мунчага эләккән кебек хис итәсең. Кунакларны төп мәйданга чаклы гармун тавышлары, төрле төбәкләргә хас булган җырулар озатып барды.

Изге теләкләр һәм бүләкләр Премьер-министр Алексей Песошин бәйрәм кунакларын шәхсән үз һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Михайлов, Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты рәисе Константин Яковлев, дин әһелләре Алабуга епископы Иннокентий, Мамадыш районының имам-мөхтәсибе Илһам Миннегалиев бәйрәмгә җыелган халыкка Питрау уңаеннан иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне ачу тантанасына христиан һәм ислам дине әһелләре чакырылуның да үз мәгънәсе бар. Дөньяның күп илләрендә ислам белән христиан, католик һәм башка диннәр бәрелешкәндә, бездә диннәр үзара тату, бер гаиләдәй яшиләр. Чыгышларда күпмилләтле Татарстанда халыкларның бердәм һәм дус яшәүләре, бер-берләренә хөрмәт белән караулары турындагы фикерләр дә яңгырады. Республика җитәкчелеге Татарстанның алга таба да милләтләр һәм төрле конфессияләр дус һәм тату яшәүче төбәк булып калачагын ассызыклап үттеләр. Аларның котлауларыннан соң керәшен сәнгатен, телен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән берничә кешегә дәүләт, Мәдәният министрлыгы, иҗтимагый оешманың, Татарстан халыклары ассамблеясы бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да берничә кеше бар иде. Район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Никифоровага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы Лидия Пасыевага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды. Комазан башы авылының “Карендәшләр” керәшен фольклор ансамбле Татарстан халыклары ассамблеясының сертификатына лаек булды. Рәсми өлештән соң бәйрәм флагын күтәрү хокукы Җөри авылында яшәүче Татарстанның атказанган механизаторы Михаил Егоровка, милли көрәш буенча 2019нчы елда абсолют батыр калган Муса Галләмовка, шул елның “Керәшен чибәре” конкурсы җиңүчесе Алиса Исаковага тапшырылды. Үзәк мәйдандагы театральләштерелгән тамашада керәшеннәрнең үткәне, гореф-гадәтләре чагылыш тапты. Кыскасы, быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елының тикмәгә генә кабул ителмәгәнлегенә шул тамашаны, сәхнәләрдәге концерт программаларын карагач, тагын бер кат инандык. Әйе, киң күңелле, Тырлау аланындагы аллы-гөлле чәчкәләр кебек безнең керәшен халкы бу дөньяга үзгә бер яктылык, яхшылык өсти. Илебездә иминлек, тынычлык булсын өчен тырыша. Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстанны дуслык йорты итү өчен безнең карендәшләр кулдан килгәннең барысын да эшләрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International