Рөстәм Миңнеханов кандидатлар белән Киров районындагы Октябрьнең 25 еллыгы урамында очрашты. Монда хәзер «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эшләр бара.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, очрашу өчен урын очраклы гына сайланмаган. Татарстанлыларның программада актив катнашуы дәүләт органнары эшенең һәм барлык республика программаларын тормышка ашыруның төп принцибын — халыкны уртак эшкә җәлеп итү һәм карарлар кабул итүне чагылдыра. Рөстәм Миңнеханов шулай ук кандидатларны һәм партияне үзләренең сайлау алды кампаниясен чынбарлыкта башкарылган эшләр, гамәлгә ашырылган объектлар үрнәге белән ныгытырга чакырды.