17 июльдә Мамадыш районында керәшеннәрнең «Питрау»бәйрәме узачак. Гадәттәгечә, фестиваль Җөри авылында узачак. Бәйрәм чаралары уздырыла торган урынга кадәр махсус автобуслар йөриячәк. Танылган Тырлау аланына кунаклар җәмәгать транспортында барып җитә алачаклар. "Мамадыш-Җөри" маршруты буенча йөрү бәясе 70 сум тәшкил итәчәк.