Роспотребнадзор Россия халкына туңдырма сайлау өчен киңәшләр бирде. Алар ведомство сайтында чыкты.
Туңдырма алганчы, этикеткасын җентекләп укырга кирәк. Сөт мае күләменә карап, туңдырма сөтле һәм әчегән сөтле төркемнәргә бүленә. Әчегән сөтле төркемдә май күләме 7,5 проценттан артмый. Каймаклы туңдырмада сөт мае 8-11,5 процент була, сөт маен алмаштыра торган матдә салынган туңдырмада 12 проценттан артмый, пломбирда исә 12 проценттан ким булмый.
Роспотребнадзор туңдырманың яраклылык срогына игътибар итәргә киңәш итә. Маркировка сөртелгән булса, аңлашылмаса, бу туңдырманы сатып алмау хәерле.
Җитештерү ысулына карап, туңдырма йомшак һәм чыныктырылган була. Чыныктырылган туңдырма туңдырылган, фасовкаланган һәм чыныктырылган катнашмадан ясала. Йомшак туңдырма чыныктыру стадиясен узмый, шуңа күрә аны саклау срогы кыска була.
Туңдырма төргәгендә составы, җитештерүчесе һәм аның адресы, җитештерү датасы, вакыты һәм саклау температурасы күрсәтелгән булырга тиеш.