Мамадыш районында яшәүчеләр Covid-19га каршы вакцинация ясатуны дәвам итәләр

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта "Мамадыш район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус йогышын профилактикалау өчен Гам-КОВИД һәм Эпиваккорона вакциналары кулланыла. Бүгенге көндә 4952 кешегә прививка ясатылган. Аларның 114е соңгы тәүлек эчендә прививка ясаткан. Covid-19га каршы вакцинация ясарга теләүчеләр, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат алырга 222 нче кабинетка мөрәҗәгать итә алалар. Эш режимы 8: 00 дән 16: 00 гә кадәр эш көннәрендә, шимбә-төшкә кадәр. Яки 8(85563)3-16-65, 22-000 телефоннарына, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International