Игътибар! Су белән тәэмин итүне туктатып тору!

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

07 июль көнне 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш» совхозы поселогында су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату төзекләндерү эшләре үткәрү һәм «Мамадыш»совхозы пос., Тынычлык урамы, 11 й. адресы буенча авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

Моннан тыш, 2021 елның 7 июлендә 09.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында су белән тәэмин итү «Көньяк» поселогында һәм Мамадыш шәһәренең Заошма өлешендә вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүнең әлеге туктатылуы Алабуга электр челтәрләре филиалы «Челтәр компаниясе» ААҖ тарафыннан ремонт эшләре башкарылуга бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International