6 июльдә Бөтендөнья кардиолог көне билгеләп үтелә. Бу-йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын дәвалаучы табибларга багышланган ел саен үткәрелә торган бәйрәм. «Мамадыш РҮХ» ДАССОда бу көнне котлаулар кардиология бүлеге мөдире-кардиолог Гаделшина Светлана Ивановна һәм табиб-кардиолог Гилаев Булат Марсель улы кабул итәләр.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары-дөньяда иң таралганнары. Статистика буенча, йөрәккә бәйле проблемалар аркасында үлүчеләр саны башка авырулардан үлүчеләр саныннан артып китә. Кардиологлар көн саен кемнең дә булса гомерен саклап кала. Профильле терапиядән тыш, белгечләр тарафыннан даими профилактика, шулай ук тиешле өзлегүләрне дәвалау үткәрелә.
Статистика буенча, һәр 3 өлкән кеше артериаль кан басымыннан җәфа чигә. Бу проблема Россиядә генә түгел, дөньяның барлык илләрендә яшәүчеләр өчен дә хас. Гипертония хроник авыру булып санала. Дәвалау өчен даими мониторинг һәм дарулар кабул итү кирәк.
Терапияне, табиб киңәшләрен санга сукмау кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Йөрәк җитешсезлеге көчәя, инсульт, инфаркт килеп чыгарга мөмкин. Кан басымы югары булганда тромбофлебит, импотенция, күз челтәре катламнары, башка авырулар үсеш ала.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау үз эченә түбәндәгеләрпне ала:
дөрес туклану;
даими хәрәкәт активлыгы;
стресслардан саклану.