Рөстәм һәм Мария Мамадышка үз мөнәсәбәтләрен законлаштыру өчен Мәскәүдән кайтканнар.
Пар Бөтендөнья Интернет челтәрендә танышкан. Алар безнең ил башкаласында яши, ә менә никах теркәү урыны итеп кечкенә провинциаль шәһәрчек Мамадышны- кияүнең әти-әнисенең туган җирен сайлаганнар.
"Кияү-профессиональ полиграфолог, кәләш-вирусолог. Фейсбукта танышу, аралашу, дуслык, бер үк мәнфәгатьләр-аларны якынайткан. Бүген, 6 июль көнне, Рөстәм һәм Мария Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә үзләренең никахларын теркәделәр", - дип хәбәр итә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, июль аена никах теркәү өчен 30га якын гариза бирелгән.