Җәй-балаларның да, өлкәннәрнең дә көтеп алынган һәм яраткан чоры. Ул яллар, дачага, диңгезгә, елга һәм күл ярларына бару белән , шулай ук җәйге каникуллар белән тыгыз бәйләнгән вакыт.
Әмма суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә карата тискәре караш еш кына бәхетсезлек очракларына, кешеләрнең үлеменә китерә. Сулыкларда балалар үлеменең төп сәбәбе-аларны караучысыз калдыручы өлкәннәр. Бәлагә күп кирәкми, шуңа күрә балаларга су янында сак булырга кирәклеген даими аңлатып торырга кирәк. Соңыннан үкенерлек булмасын иде шул. Шуңа күрә бер кайчан да балаларны су янында хәтта берничә минутка да караучысыз калдырмагыз
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе Нократ елгасының яр буе линиясе буйлап рейдлар үткәрәчәк. Әлеге чаралар җәйге сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк. Рейдларның максаты – ата-аналарга җәза бирү түгел, ә барыннан да элек өлкәннәргә үз балаларының тормышы турында кайгыртырга кирәклеге турында кисәтү, чөнки су-караучысыз калган балалар өчен куркыныч урын. Балигъ булмаган балаларның ата-аналарын һәм законлы вәкилләрен балаларның буш вакытларын ничек уздыруларына игътибар итәргә чакырабыз! Ата-аналар, балаларны суда һәм сулыклар янында, шулай ук травма куркынычы булган башка урыннарда караучысыз калдырмагыз. Исегездә тотыгыз, сезнең балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык сезнең өстә!
Мамадыш муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе