Кичә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев Мамадыш районында эш сәфәрендә булды. Министр урынбасары район башлыгы Анатолий Иванов белән берничә объектта булды.
Беренче объект - «Мамадыш пыяла компаниясе» ҖЧҖ . Заводка 2019 елда нигез салынган. Биредә яңа производствоны тантаналы төстә эшләтеп җибәрделәр.
2019 елда яңа завод җитәкчеләре Альберт Нигъмәтуллин һәм Рәфит Әхмәтшин шәһәрдә яңа производство ачу турында хыялланалар. Хыял белән бергә максат та барлыкка килде. Алар Кытайга барып пыяла чыныктыру технологиясе белән танышып кайталар. Бөтен дөньяны басып алган һәм ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеген япкан коронавирус пандемиясе дә туктатмый эшмәкәрләрне. Алар Кытай белгечләре белән элемтәгә кереп онлайн режимда установила барлык мичләрне үзләре урнаштыралар.
Заводны ачу тантанасында Альберт Нигъмәтуллинга һәм Рәфид Әхмәтшинга Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара ахырында кунаклар пыяла чыныктыру процессы белән таныштылар.