Шушы көннәрдә Мамадыш муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды. Аны Рәис Хәлим Кәримов үткәрде. Иҗтимагый Совет 2021 елда хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне мәдәният учреждениеләренә карата уздыру планлаштырыла, дип карар итте. Узган ел 26 белем бирү оешмасы тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре белән безнең сайтта танышырга мөмкин: https://mamadysh.tatarstan.ru/nezavisimaya-otsenka-kachestva-okazaniya-uslug.htm
Бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул сайтта басыла www.bus.gov.ru шулай ук бу сайтта Мамадыш муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар түбәндәге сылтама буенча үз фикерләрен белдереп, сораштыру уза алалар: http://mamadysh.tatarstan.ru/rus/svedeniya-o-meropriyatiyah-po-informirovaniyu.htm