Җәй җитте, эссе көннәр башланды.Бөтен җирдә ачык тәрәзәләр.Кызганычка каршы, ачык тәрәзәләрдән егылучы балалар саны да артып тора.
Фаҗигаләр ешрак биш яше тулмаган нәниләр белән килеп чыга. Моның фәнни аңлатмасы да бар. Кешедә баш миенең эш-гамәлләр һәм хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган алгы өлеше 5-7, ә кайвакыт 9 яшьтә генә формалашып бетә. Шуңа күрә кече яшьтәге бала эшләгән эшләренең ахырын анализлап бетерә алмый. Шуңа галимнәр балага 9 яшь тулганчы ата-аналарга бик тә сакчыл булырга һәм тәрәзәләрне ачкыч белән бикләп йөрергә киңәш итә.
Менә сезгә тагын берничә киңәш:
Москит челтәрләргә ышанырга ярамый! Мондый челтәр булу сабыйларны бәладән коткарып кала алмый.
Балалар тәрәзә төбенә менә алмаска тиеш! Ата-ананың уяулыгына гына ышанырга ярамый.
Балаларга кече яшьтән биеклекнең куркыныч икәнлеген аңлатырга кирәк!
Балаларны тәрәз төпләрендә уйнатырга киңәш ителми.
Тәрәзәдән дөрес карый белү шулай ук бик мөһим. Башны һәм, гомумән, гәүдәне тәрәзәдән чыгарырга ярамый!