Мамадышта яшәүче Фәүзия Йосыпова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

«Мамадыш» совхозында яшәүче Фәүзия Йосыпова үзенең 100 яшьлек юбилеен туганнан туган энесе Фараим һәм аның хатыны Мәдинә гаиләсе белән билгеләп үтте. Фәүзия Йосыпова сугыш елларын, окоп, ачлык, салкынлык, тылдагы авыр хезмәт елларын күз яшьләре белән искә ала. Ул гомере буе сыер савучы булып эшләгән, намуслы хезмәте өчен Кызыл Байрак ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен»медале белән бүләкләнгән.

Фәүзия Йосыпованы юбилее белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Артур Горбунов котладылар, «Фидакарь хезмәт өчен» медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Фәраим Йосыпов сүзләренә караганда, Фәүзия апа гомер буе дөрес туклана. Оптимизм, кызыксынучанлык һәм кунакчыллык белән аерылып тора. Юбилярның бу сыйфатлары аңа шундый озын гомер кичерергә мөмкинлек бирә, дип саный ул.

Тулырак мәгълүмат: http://mamadysh-rt.ru/news/persona/zhitelnitsa-mamadysha-otmetila-vekovoy-yubiley

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International