Исегезгә төшерәбез, шәһәр стадионы – ипподром базасында спорт инвентаре прокаты эшли. Район халкының һәм шәһәр кунакларының картингларда, велосипедларда, самокатларда, электр самокатларында, чаңгыда һәм хәтта атларда йөрү мөмкинлеге бар.
Велосипед, чаңгы, самокатлар прокаты өчен бер сәгать 50 сум тора. Электр самокатын прокатка алу 30 минут өчен 150 сум торачак. Картингны прокатка алу 10 минут 250 сумга төшәчәк. Атта йөрү өчен 10 минут өчен 100 сум түләргә кирәк булачак.
Прокат эш көннәрендә 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли. Ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр.