#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 2 июле, җомга

Бүгенге көндә #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенә берничә мең катнашучы гариза биргән. Алар арасында - коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, волонтерлар, журналистлар һәм блогерлар. Алар кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативаларны тәкъдим иттеләр. Гаризаны Премия.мывместе.рф сайтында бирергә мөмкин.

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе Россия  Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча #МЫВМЕСТЕ  гомумроссия ярдәм акциясе дәвамы буларак оештырылды. Премиянең максаты - кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль инициативаларга ярдәм итү.

Премия 2030 елга кадәр Россия үсешенең милли максатларына ирешүгә багышланган һәм дүрт тректан тора:  «Волонтёрлар һәм НКО», «Бизнес», «Медиа» и «We arе together».

Премиянең заявка кампаниясе 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Эшләрне бәяләү 6 июльдән 1 августка кадәр барачак , ул вакытта экспертлар ярымфиналчыларны сайлаячак. Премиянең ярымфиналлары  2 августтан 1 октябрьгә кадәр узачак .

Финалистларның проектларын һәм эшләрен россиялеләр халык тавыш бирүендә, шулай ук 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр жюриның махсус әгъзалары бәяләячәк.

 Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МЫВМЕСТЕ халыкара форумында игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International