Бүген район мәдәният йорты янында «Мамадыш РҮХ " ДАССОсы оештырган күчмә прививка пункты эшләде»

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

1 июльдә район мәдәният йорты бинасы янында «Мамадыш РҮХ " ДАССОсы оештырган күчмә прививка пункты эшләде.

Мобиль прививка пункты эше кысаларында 15 кеше вакцинацияләнде.

«Бик җайлы эшләнгән, чөнки эш көннәрендә вакциналаштыру өчен хастаханәгә килергә вакыт юк, ә монда пункт шәһәр үзәгендә урнашкан, эшкә бер-ике адым гына, бу күп вакытны алмый һәм үз сәламәтлегеңне эштән аерылмыйча сакларга ярдәм итә. Күчмә прививка пункты оештырган өчен хастаханәгә рәхмәт белдерәбез», - дип кичерешләре белән уртаклашты Зөлфия к.

Үз сәламәтлегегезгә карата хөрмәтегез өчен рәхмәт белдерәсебез килә, шулай ук Covid-19га каршы вакцинация ясарга теләүчеләрнең барысына да бу мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат алуларын һәм эш көннәрендә 8:00 дән 16:00 гә кадәр, шимбә көнне төшке ашка кадәр 222 нче кабинетка мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Шулай ук (885563)3-16-65, 22-000 телефоны буенча, 122 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International