РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон район халкы белән очраштылар

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Һәркем игътибарга лаек» программасы кысаларында район мәдәният йортында «Безнең сәламәтлек – кем гаепле һәм нәрсә эшләргә? " дигән темага ачык лекторий узды. Анда РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон катнаштылар. Мамадыш районында яшәүчеләр белән очрашу вакытында кунаклар вакцинация һәм сәламәтлек турындагы сорауларга җавап бирделәр.

"Һәркем игътибарга лаек» - ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Республика клиник хастаханәсе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсонның Татарстан Республикасы районнарында кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән уртак проекты.

Бу үзенә күрә медицина исәбен алу — 18 яшьтән узган һәр кешегә аның сәламәтлеге турындагы сорауларга җавап бирергә һәм анкетаны тутырырга тәкъдим ителә. Республика районнары медиклары халыкны шәхсән йөреп чыгачаклар, сорашып белешүдә катнашучыларны тутырырга булышачаклар.

Шуннан соң табиблар алынган мәгълүматны эшкәртәләр, һәркемне регистрга кертәчәкләр һәм риск зонасында булган кешеләрне билгеләячәкләр. Тормышлары куркыныч астында булган һәркемгә кирәкле медицина ярдәме түләүсез күрсәтеләчәк.

Чарага "Мамадыш РҮХ" ДАССОның делегациясе дә килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International