Россия Пенсия фонды 1 июльдән 8-17 яшьлек балалары булган йөкле һәм тулы булмаган гаиләләргә яңа пособие бирүгә гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
«Яңа түләүләр 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалы, гаиләдә бердәнбер ата-ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк», — диде Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Аның сүзләренчә, пособиеләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында теркәлгән хатын-кызлар өчен дә каралган.
«Пособиеләр алу өчен гаилә кеременең күләме мөһим шарт булып тора. Кагыйдәләр буенча ул субъектта җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Пособие ихтыяҗны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә», - дип аңлаттылар фондта.
Бу турыда тулырак русча вариантта таныша аласыз.