Актив ял яратучыларны шәһәрнең стадион-ипподромында көтәләр. Учреждение базасында спорт инвентаре прокаты эшли. Район халкы һәм шәһәр кунаклары картингларда, велосипедта, самокатларда, электр самокатларында, роликлы чаңгыда һәм хәтта атларда да йөри алалар.
Велосипед, чаңгы, самокатлар прокатының бер сәгате 50 сум тора. Электр самокатын прокатка алуның 30 минуты 150 сум торачак. Картингны прокатка алуның 10 минуты 250 сумга төшәчәк. Атта йөрү өчен 10 минутка 100 сум түләргә кирәк булачак.
Безнең район Татарстанның проектның беренче этабы узачак җиде районының берсе булды. Шуңа күрә якын арада медикның визитын көтегез һәм, һичшиксез, анкетаны тутырыгыз-бу сезнең табиб-белгечкә эләгү мөмкинлеге, ул сезгә кирәк! Халык белән очрашу вакытын һәм урынын без өстәмә хәбәр итәчәкбез.
Прокат эш көннәрендә 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли.