Табиб-белгечтән ярдәм алачаксыз - Татарстанда медиклар халыкның өйләренә барып йөри башладылар

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Безнең районда Россия өчен уникаль медицина проектын эшләтеп җибәрүләре билгеле булды- медиклар барлык йортларга кереп,кешеләрдән хәл-әхвәлләр турында сорашачаклар. Барлык мәгълүматлар бердәм регистрга кертеләчәк, аның ярдәмендә сәламәтлеге «кызыл» зонада булган кешеләрне ачыклаячаклар, гәрчә кеше үзе бу хакта шикләнмәскә дә мөмкин. Борчулы билгеләр булган барлык кешеләргә, кирәк булса, тикшерү һәм дәвалау узарга тәкъдим итәчәкләр. Барлык кирәкле медицина ярдәме түләүсез — полис буенча күрсәтеләчәк.

Проект «Каждый заслуживает внимания! Һәркем игътибарга лаек!» дип атала.Аны РКБ һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башлап җибәрделәр. Проектның үз Instagram да бар, анда өстәмә мәгълүмат алырга һәм сораулар бирергә мөмкин - # pasport_zdorovya.

Проект технологиясен быел Спас районында эшләгәннәр: тикшерү барышында сәламәтлекләре "кызыл" зонада булган 420 кеше ачыкланган. Табибларның тырышлыгы белән 22 кешенең инфарктларын булдырмый калуга, ә 24 кешене-инсульттан коткаруга ирешкәннәр.

Табиблар йөреп чыгудан тыш, халык белән очрашулар узачак, аларда РКХ вәкиле проект турында җентекләп сөйләячәк һәм сезнең сәламәтлек һәм медицина ярдәме турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Очрашуларда Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон да катнашачак — аңа үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин! Беренче шундый очрашу инде Балык Бистәсендә узды.

Безнең район Татарстанның проектның беренче этабы узачак җиде районының берсе булды. Шуңа күрә якын арада медикның визитын көтегез һәм, һичшиксез, анкетаны тутырыгыз-бу сезнең табиб-белгечкә эләгү мөмкинлеге, ул сезгә кирәк! Халык белән очрашу вакытын һәм урынын без өстәмә хәбәр итәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International