Ил хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Россия инде елдан артык пандемия шартларында яши һәм эшли. Бу вакыт эчендә без куркуыбызны җиңеп, җиң сызганып яңадан эшкә тотындык. Өйләрдә качып яткан заманнар артта калды.

Президент һәм Хөкүмәтнең гамәлләре икътисадның тотрыклы калуына ярдәм итте. Хезмәт базары торгызылды, предприятиеләр яңадан тулы көченә эшли башлады.

Тик үз- үзеңә генә ышанып торырга ярамый. Вирус үз формаларын  үзгәртә, яңадан- яңа төрләре чыгып тора. Ул безгә тагын зыян китерергә мөмкин.

Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә, авырудан котылырга ярдәм итә торган вакциналар эшләп чыгара һәм җитештерә. Прививкалар коллективта иммунитет формалаштырырга булыша. Бу вируска каршы бергәләп көрәшкән очракта гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Хәзер Россия медицина учреждениеләрендә бушлай прививка ясатырга  мөмкин.

Башка илләр белән чагыштырганда, бездә привика ясатучылар саны азрак. Бу вирусның азуына китергә мөмкин.

Россия профсоюзлары хезмәт ияләренең сәламәтлеген яклый.

Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләрең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививка ясат.

Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International