Мәктәпне тәмамлау - тормышыбызның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе. Мәшәкатьсез балачак, шау-шулы үзгәрешләр, өйрәнелмәгән дәресләр артта калды. Олы тормыш башлана. Чыгарылыш кичәсе-ул гомер буе истә кала торган бәйрәм, озын мәктәп юлының романтик финалы, иң матур, җылы һәм массакүләм бәйрәмнәрнең берсе.
Традицион чыгарылыш балы «Яшьлек» скверында узды, анда районның барлык мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Тантана сәбәпчеләрен Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады һәм укуда, спортта һәм мәдәни тормышта уңышларга ирешкән укучыларга бүләкләр тапшырды.