Коронавирус штаммнары төре арту, килеп туган хәвеф-хәтәрләр һәм катлаулылыклар турында без Мамадыш район үзәк хастаханәсе табиблары белән сөйләштек. Сәламәтлекне һәм тормышны саклап калуның бердәнбер юлы – вакцинация.
КАМИЛӘ САФИНА, гомуми практика табибы:
- Минем участокта коронавирус аркасында җиде пациент вафат булды. Сигезенчесе исән калды: ике яклы пневмония белән авыр хәлдә аны көчкә Алабугага алып барып җиткерделәр. “Җәһәннәмне күрдем!“ - дип искә ала ул хәзер. Боларның барысы да - эшкә яраклы кешеләр. Иртәгә мин үзем кабат “Спутник V“ вакцинациясенә барам.
МАРСЕЛЬ ГАБДРАХМАНОВ, табиб-рентгенолог:
- Н ә р сә э ш л ә р г ә кирәклегенә бернинди сер дә юк: битлек кияргә, социаль дистанцияне сак ларга, кулларны ешрак юарга, бинаны җилләтергә, башка районнарда, башка территорияләрдә яшәүчеләр белән азрак аралашырга кирәк. Чикләү чараларын даими һәм катгый үтик, чөнки вирус гел үзгәреп тора. Узган айда пациентлар саны арткан, һәм бу безне сагайта. Хәер, аңлашыла да: кешеләр каядыр барып, чир йоктырып кайтАктуаль Исән калырга кирәк! каннар. Өйдәгеләргә һәм эштәге коллегаларыбызга проблемалар тудырмас өчен вакцина ясатыйк.
ЭЛЬМИРА ИБРАҺИМОВА, табиб-эндокринолог, поликлиника мөдире:
- Бу чир белән барыннан да ешрак минем пациентлар авырый. Кемдер хәзер вакцинациядән медицина кичектерүе артыннан килә. Без аны катлауланулар һәм кискен формалар булганда бирәбез, калганнарына вакциналаштырырга киңәш итәбез. Әгәр кемдер шикләнә икән, шәхсән мөрәҗәгать итәргә була һәм без аның гормоннары, диагнозлары буенча алга таба нишләргә икәнен карыйбыз. Минем әйләнә-тирәмдәгеләргә килсәк, ирем прививка ясатты – ул да кешеләр белән эшли; әти-әнием – хроник авырулы; янәшәдә онкологик авырулар, йөкле хатыннар да бар – аларның барысын да сакларга кирәк. Балаларны, яшьләрне без, гаиләдә барысы да вакциналаштырылган булсалар гына, ковидтан саклый алабыз. Әлегә зур коллективларда очрашырга кирәкми, куркынычсызлык чараларын үтәү зарур, чөнки җәй көне башка инфекцияләр дә бар бит.
МАРИЯ ДИЛАНОВА, табиб-онколог:
- Без онкология пациентларына ремиссия стадиясендә, нур терапиясен, “химия“не бер ел элек узучыларга вакцинация ясатырга киңәш итәбез. Алар авыр формада узучы ковид янаучы беренче риск төркемендә. Әгәр авыру махсуслаштырылган дәвалану уза, аңа вакцинацияләнергә ярамый икән, янәшә тирәдә иммунитет булдыру өчен туган-тумачалар прививка ясатырга тиеш. Ни өчен вакцинация үтәргә кирәк? Без авырсак, ковидны җиңел формада, өзлегүләрдән башка кичерәбез һәм исән калабыз.
ЛАНДЫШ МӨБАРӘКҖАНОВА, баш табибның медицина буенча урынбасары:
–Соңгы 10-14 көндә тән температурасы күтәрелеп, “кызыл зона”га эләгүче авырулар артты. Элегрәк алар 1-3 кенә булса, хәзер – 6-7 кеше. Алабугага компьютер томографиясенә җибәрелгән авыруларның ө ч т ә н б е р е н д ә үпкәләрнең зарарлануы ачыклана. Коронавирус инфекциясенә шикле авыруларны Алабуга район үзәк хастаханәсенә җибәрәбез: узган атнада биш кешене салдык. Үзебезнең инфекция бүлекчәсенә бактериаль пневмонияле авыруларны җибәрәбез. Безнең провизор госпиталебез әлегә ябык. Дүшәмбе көнне Алабуга, Яр Чаллы хастаханәләре табиКоронавирус белән авыручылар саны арта. Безгә нишләргә? бларыбызны, шәфкать туташларыбызны, лаборантларыбызны үзләренә чакырдылар. Аларда өстәмә ковид койкалары урнаштырыла башлаган. Хәзер инфаркт һәм инсульт кичерүчеләр саны арта төште. Бу эсселек белән дә, коронавирус белән авырганнан соң кичергән өзлегүләр белән дә бәйле. Чөнки соңгылары 2-6 ай дәвамында үсәләр.Шуңа күрә вакцинацияне узарга кирәк. Коронавирус үзе түгел, ә нәтиҗәләре куркыныч. Бу тромбоз, йөрәк-кан әйләнеше авырулары формасында чагылыш таба. Миокардлы инфарктлы авыруны җибәрдек, ул өендә төнге сәгать 12дән бирде түзеп яткан. Ни кызганыч, кешеләр авырулары белән соң мөрәҗәгать итәләр.
РӘМИС ГАЛИЕВ, табиб -инфекционист, инфекция бүлекчәсе мөдире:
–Кырык биш еллык табиблык практикамда мин коронавирус, шундый характердагы пневмония белән очрашырмын, дип уйламаган идем. Узган ел ике атна провизор госпитальдә эшләдем. Ихластан әйтәм, рухи яктан бу бик авыр. Бүгенге көнгә ковидтан дәвалануның унынчы методик әсбабы чыкты. Хәзерге вакытта яшьләр арасында авыручылар санының артуы күзәтелә, балалар арасында да чирләү очраклары бар. Ләкин болар амбулатор хезмәте буенча гына ачыкланганнары. Без коллектив белән каты режимда эшләргә әзербез. Гаиләбез тулысынча вакцинацияне узды. Дусларыма, якыннарыма чәчәк, кызамык, кызылча, бума ютәл, полиомиелит авыруларын җиңүебез, ә л е г е ч и р л ә р н е ң в а к ц и н а ц и я л ә р ярдәмендә җиңелүләре, юкка чыгулары турында сөйлим.
ДАМИР ХАҖИЕВ, район үзәк хастаханәсенең баш табибы:
- Казанда һәм Яр Чаллыда югары күтәрелеш бара. Бер атна элек Яр Чаллының йог ы ш л ы а в ы р у л а р хастаханә сендә 250 авыру дәваланса, хәзер алар 470дән артык. Вирус үзгәрде һәм башкага әверелде. Бүгенге көндә авыруның үсеше күпкә тизрәк бара: үпкәләр 3-4 көн эчендә ялкынсыналар. Кешеләрнең ышанмавы, ни дә булса көтеп, вакцинация ясатмыйча вакыт уздырулары ковидның өченче дулкынына китерде. Дөрес, әлегә безнең районда күтәрелеш акрын бара. Ләкин бер ай эчендә без вакыт отачакбыз. Беренче вакцинациядән соң да, ковид белән чирләсәләр дә, кешеләр өзлекмәячәкләр һәм и с ә н к а л а ч а к л а р . 2020нче елның майапрель айларында ковидның беренче дулкынында үлүчеләр саны 154 кеше булса, бүген вакцинация нәтиҗәсендә халыкны саклап калу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә бездә 4200дән артык кеше вакциналаштырылган. Ә иммун катлам булдыру өчен бу санның 20183 булуы шарт. Вакцинациянең максаты - эпидемияне туктату! Вирус мутация кичермәсен өчен, аны тиз вакыт эчендә үткәрергә кирәк. Әйтик, мин икенче вакцинацияне дә узарга җыенам (беренчесе кышын иде), ә кемдер беренчесен дә ясатмады. Мондый хәл вируска уңайлылыклар, аңа үзенең мәкерле эшләрен башкарырга мөмкинлекләр тудыра. Без үзебез дә бу акылсызлыкларга киң таралырга ирек бирдек. Вакцина, бернигә дә карамастан, үз эшен эшли. Әгәр прививкаланмаган булсам, күптән авырыр идем, чөнки хастаханәдә, поликлиникада бик күп кешеләр белән элемтәгә керәм. Минем бөтен әйләнә-тирәмдәгеләр - әнием, апам, абыем, хатыным элек авырып алдылар, ә хәзер инде вакцинацияләнделәр.