Мамадыш районында ирекле көрәш буенча "Дуслык" спорт комплексында бөтенроссия турниры узды. Рифат Мотыйгуллин инициативасы буенча тугызынчы тапкыр үткәрелә торган ярышларда Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең 30 командасыннан 240 яшь көрәшче катнашты. Спортчылар илнең 10 төбәгеннән килгән. Түбән Ушма авылында урнашкан «Дуслык» спорт-сәламәтләндерү комплексы келәмнәрендә егетләр һәм кызлар көч сынашты.