“Бердәм Россия” партиясенең Мамадыш бүлекчәсе республика конкурсында җиңүчеләр арасында

2021 елның 25 июне, җомга

«Бердәм Россия» нең Татарстандагы 12 беренчел бүлекчәсе партия үткәрә торган конкурс нәтиҗәләре буенча социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен акча алачак.

Җиңүчеләр арасында Әгерҗе, Алексеевск, Бөгелмә, Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Байлар Сабасы, Зәй, Арча, Кама Тамагы проектлары бар.

Партия активистлары яр буйларын, чишмәне, скверны төзекләндерү, фотозона булдыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, күлне чистарту һәм коткару, борынгы коеларны торгызу буенча проектларга конкурс игълан иттеләр.

Конкурска тәкъдим ителгән барлык проектлар да район халкы белән тикшерелде-нәкъ менә аларның тәкъдимнәре гаризаны рәсмиләштергәндә исәпкә алынды.

Проектны тормышка ашырганнан соң, аның инициаторлары партиянең төбәк бүлеге алдында хисап тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International